«Блокада китабы битләре»: телдән журнал (6+)

20 гыйнвардан 27 гыйнварга кадәр 11 нче санлы китапханә хезмәткәрләре урта сыйныф укучылары һәм студентлар өчен Ленинград каласында блокаданы өзү көненә багышланган «Блокада китабы битләре» дигән телдән журнал уздырды. 

Телдән журнал «Блокадалы Ленинград» видеофильмы белән ачылып китте. «Буйсынмас Ленинград» дип аталган беренче бите блокада шартларында ленинградлыларның нинди югалтулар бәрабәренә исән калуы турында сөйләде. Авыр блокада көннәренең героик елъязмасы яңгырады. Яшүсмерләр, тын да алмыйча, өлкәннәр белән бер сафта станок артында торган, йорт түбәләрендә кизү торган, бомба төшкән урыннарда янгын сүндергән, шуңа да карамастан укуларын дәвам иткән яшьтәшләре турында сөйләгәнне тыңлады. Блокадникларга бирелүче ипи күләме, ипи карточкалары төшенчәсенең ни аңлатуы турындагы чыгыш аеруча зур тәэсир ясады. Балалар кешеләргә исән калырга һәм ачтан үлмәскә ярдәм иткән «тормыш юлы» турында белде. 

Бөек Ватан сугышы символларының берсенә әверелгән көндәлек авторы, кечкенә кыз Таня Савичева язмышы яшь китап сөючеләр күңелен биләп алды. Алар ерак үткәннәргә кире кайтып, үз җилкәләрендә шул дәһшәтле вакыйгаларның бар авырлыкларын кичергәндәй булды. Катнашучылар игътибарына тәкъдим ителгән китап күргәзмәсе ленинградлыларның шул авыр көннәрдәге катлаулы тормышын күрсәтте. Ленинградны саклаучыларның, блокададагы калада яшәүчеләрнең батырлыгы матур әдәбиятта һәм мемуарларда якты эз калдырды. 

Чараның бер бите «Халык михнәтләре эпопеясы» дип аталды һәм шул дәһшәтле блокада көннәрендә катнашучыларның истәлекләренә багышланды. «Ленинград блокадасы балалар күзлегеннән» фильмы тәкъдим ителде. Шаһитлар истәлекләрендә блокадада калганнарның кеше яши алмаслык шартларда көрәшергә туры килүенә карамастан, сынмаулары-сыгылмаулары турында төрле фактлар китерелде. 

Балалар Д.Шостаковичның «Ленинград симфониясе»ннән өзекне тыңлады. Ольга Берггольцның тыныч тавышы, шагыйрәнең Ленинград һәм ленинградлыларга багышланган шигырьләрен туктап тыңларга мәҗбүр итә. Очрашу бер минутлык тынлык белән тәмамланды. 

Поделиться: